Әлфирә Низамованың табадан гына төшкән шигырьләре белән таныштырабыз
Бәхетлеләр исемлеге-
-мин юк!
Бәхетсез дә түгелмен.
Шатлыкларга коендым мин,
Хәсрәт булып түгелдем.
Йөрәк аша узды бары
Хагы да, нахагы да...
Гайбәт итеп чәйнәделәр
Яхшысын, начарын да...
Ала сыер булды язмыш
Аклы да, каралы да...
Йөрәкне дә аңлап булмый
Исән дә, яралы да...
Бәхетлеләр чутында юк
Тик мин бәхетсез түгел!...